вторник, 5 ноября 2013 г.

Татар халкына мөрәҗәгать


Әгәр киләчәктә дә Татарстан Республикасында милли телгә мөнәсәбәт үзагымына куелса, озакламыйча татар гаиләләрендә ана телендә аралашучыларның саны башка илләрдә яшәүче милләттәшләр саныннан артмаячак. Вәзгыять шулай дәвам итсә, татар халкы үз теленнән баш тарткан һәм аны саклап кала алмаган халыклардан булачак. Мондый хәлгә юл куймас өчен кичекмәстән җитди чаралар күрергә тиешбез. Без икътисади һәм социаль тормышның барлык өлкәләрендә иң оста саналучы татар җитәкчеләренә, эшчән һәм түзем халкыбызга, һәр татарга мөрәҗәгать итәбез:

1. Татарлар! Искиткеч матур һәм бай телебезне саклап калыйк, теленнән баш тарт-кан мескеннәргә әйләнеп халыклар арасында үзебезне түбәнсетмик! Аллаһ бар иткән телебезне бетерүдә катнашкан өчен Аның каршында җавап бирәсебез барын да онытмыйк.

2. Татар укытучылары! Татар теленең сакланышы бигрәк тә сезгә бәйле, чөнки мәгариф җәмгыятьнең нигезен һәм киләчәген билгели, ул искиткеч мөмкинлекләргә ия. Татар телен гаиләләргә һәм, гомумән, татарлар арасына кайтару да балалар бакчалары һәм мәктәпләр аша гына тормышка ашырыла ала. Татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре, балаларның татар телен яратуын булдырып, сөйләм теленә өйрәтегез һәм гаиләләрендә дә, үзара да татарча сөйләшергә дәртләндерегез!

3. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның телен ана телендә ачу өчен барысын эшләгез! Туган телебезне гаиләләрегездә дә төп аралашу теле итегез!

4. Һәртөрле информация чараларының, татар җәмәгать һәм милли оешмаларының, мәдәният үзәкләрнең, китапханәләрнең татар хезмәткәрләре һәм әгъзәләре! Татар теленең абруен күтәрү һәм татарларның үзара аралашуын көчәйтү һәм юлга салу өчен актив эш алып барыгыз! Төрле гомуми чараларда татар телен киң куллануны җайга салыгыз, балаларыбызга татар телендә аралашу өчен мөмкинлекләр тудырыгыз!

5. Янәшәбездә яшәгән милләтләр белән аңлашып, яхшы күршеләр булып, ярдәм итешеп яшәдек, тормышыбызны яхшыртуга өмет итеп республикабызның бәйсезлеге өчен тавыш биргәндә дә без бергә булдык. Хәзер дә без аларның хәлебезне дөрес аңлавына өмет итәбез. Бердәм булып калыйк.

6. Татар телен киң кулланылышка кертү Аллаһ ярдәменнән башка мөмкин түгел, Аннан читләшеп, бернигә дә ирешеп булмаганны тарих күрсәтте инде. Әгәр киләчәктә Аллаһ кушканча яшәүне максат итеп эшебезне гадел, башка милләтләрне җәберләмичә һәм тәртип белән алып барсак, искиткеч камил татар телебез сакланып калачак. Татар дин әһелләре, мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә татар теленең кулланылышын арттырыгыз!

6. Әлеге изге эшкә җәмәгать күзәтчелеге Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татар иҗтимагый Үзәге һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру комиссияләренә йөкләнсә урынлы булыр.

Мөрәҗәгать татар халкының Хәтер көне уңеннан Бөгелмәдә узган милли хәрәкәтләрнең гомуми җыелышында 2013 елның 25 октябрендә кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгессының Бөгелмә бүлеге рәисе Җәләев Р.С.

Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Мотыйгуллин Х.Ф.

Татарстан Республикасы мөфтие

урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе Хайруллин Р.М.

Сәркатип Имамаликов Ю.А.

Комментариев нет: