среда, 27 ноября 2013 г.

Чиләбедә мөселман дөньясына багышланган ярминкә уза

Шушы көннәрдә Чиләбедә «Мөселман дөньясы. Хәләл» дип аталган күрәзмә-ярминкә эшли башлады. Әлеге чара шәһәрнең Гагарин паркында уздырыла.

Ярминкәнең максаты - бу төбәктә гомер итүчеләрне мөселман дөньясы, татар һәм башкорт милләтләре белән таныштыру. Чараның төп оештыручылары - Чиләбе өлкәсенең Мәдәният министрлыгы һәм Чиләбе мөселманнарының Диния нәзарәте.

Күргәзмәгә теләге булган һәркем рәхим итә ала. Алар ярминкәдә хәләл ризык сатып ала, мөселман кирәк-яраклары белән таныша алачак. Кунаклар игътибарына декоратив-кулланма, сәнгать, ювелир эшләнмәләр, дини китаплар да тәкъдим ителәчәк. Мөселман кием-салымы, бизәнү әйберләре исә күргәзмәне тагын да уникальрәк итә.

Тагын бер мәгълүмат - чарада бал яратучылар өчен дә махсус бүләк әзерләнгән. Кунакларга башкорт балы, Урал балыннан авыз итәргә һәм аларны күпләп сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәдә катнашучыларга умартачылык кирәк-яраклары да тәкъдим ителергә тиеш.

 Күргәзмәгә үз бал продукцияләрен Көньяк Урал предприятиеләре һәм Чиләбе өлкәсе халкы гына түгел, ә Татарстан һәм Башкортстан, Үзбәкстаннан да кунаклар тәкъдим итә.  http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/

Комментариев нет: