воскресенье, 5 января 2014 г.

Мөселманнарның хокукларын яклап…

Бүген Чаллы шәһәрендә, татар иҗтимагый үзәгендә, мөселманнарның хокукларын яклау буенча җыелыш булды, анда Татарстаннан һәм Башкорстаннан милли хәрәкәт җитәкчеләре һәм хокук яклаучылар катнашты. Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Түбән Камадан Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф Галиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов, Башкортстан республикасының кеше хокукларын яклау комитеты рәисе Әлмира Жукова, Уфадан ислам журналисты Таһир Миңнебаев һәм башкалар Россиядә мөселманнарны җәберләү фактлары турында сөйләделәр. Соңгы елларда Россиядә мөселманнарга карата дәүләт тарафыннан ачыктан-ачык геноцид сәясәте алып барыла, аларны урлыйлар, гарип калдырганчы кыйныйлар, нахак ялалар белән төрмәләрдә черетәләр, судсыз-нисез юк итәләр. Бу очрашуда мөселманнарның хокукларын яклау буенча комитет төзәргә кирәклеге әйтелде, инициатив төркем оештырылды, 1 февральгә Шура советы утырышы билгеләнде. Мөселманнарның хокукларын яклау буенча комитет төзүнең инициатив төркем җитәкчесе итеп Уфадан танылган хокукчы Әлмира Рәшит кызы Жукова сайланды, төркемдә шулай ук Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм бәйсез журналист Таһир Миңнебаев та бар.
Ислам хокук яклаучыларның төп максаты - Россиядә мөселманнарның хокуклары бозылу фактларын барлау, нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау, төрмәләрдә утыручы мөселманнарның исемлеген булдыру, гаиләләренә ярдәм итү, җәберләүчеләргә каршы хөкем эшләре кузгату, бу эшләрне халыкара дәрәҗәдә яктырту.
Гыйнвар аенда мөселманнарны яклап Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә митинглар узачак, шундый ук чаралар Мәскәүдә дә планлаштырыла. Җыелышта шулай ук Чистай мөселманнарының гаиләләре өчен ярдәм җыелды. Уфа хокук яклаучылары үзләренең эшләрен Чистайда дәвам итәчәкләр.
Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2014 ел, 5 гыйнвар.

Комментариев нет: