суббота, 15 февраля 2014 г.

Россия - Татарстан шартнамәсенә – 20 ел



15 февраль көнне Россия белән Татарстанның хакимият органнары арасында вәкаләтләр бүлешү турында шартнамә кабул ителүгә 20 ел була. Әлеге әһәмиятле дата алдыннан шушы мөһим вакыйганың башында торган сәясәтче һәм экспертлар түгәрәк өстәлгә җыелды.

Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе Марат Галиев, Татарстанның Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов һәм башкалар катнашты.

Шартнамә Татарстан халкын берләштерде

- Беренче шартнамә төзелгәнгә төгәл 20 ел булды. Бер яктан караганда, бу шактый аз вакыт кебек тоелса да, чынлыкта исә аның нинди әһәмияткә ия булуын, республика һәм ил үсешендә нинди роль уйнавын инде бәяләргә мөмкин. Минемчә, аның мөһимлеге еллар узган саен артачак кына. 1994 елда илнең федератив төзелешен саклап калу максатыннан җитди сәяси адым ясалды. Бу исә Татарстан хакмиятенең генә түгел, ә Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның да ул чорадагы сәяси ирке турында сөйли, - дигән сүзләр белән ачып җибәрде утырышны Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Россия һәм Татарстан арасындагы үзара вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә Россиянең көчле эволюцион үсешенә йогынты ясаган. Ә иң мөһиме, ул Татарстанда гомер итүче төрле милләт халкын берләштерергә ярдәм иткән, аларда дәүләткә карата ышаныч уяткан.

- Узган ике дистә ел вакыт шартнамә төзү турындагы карарның дөрес булуын ассызыклады. Кеше хокуклары һәм иҗтимагый бердәмлек илдәге төп кыйммәтләр булып билгеләнде. Татарстандагы күпмилләтле халыкның бердәм үсеше өчен шартлар булдырылды, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Үзгәртеп кору еллары тыныч узды

Минтимер Шәймиев исә чыгышында әлеге шартнамә кабул ителү елларын исенә төшерде.

- 1990 елның 6 августында Борис Николаевич Ельцин Татарстанга килде. Ул монда тормыш гөрләвен, район һәм шәһәрләрнең генә түгел, авылларның да үсеш кичерүен күреп шаккатты. Шунда ул беренче тапкыр “суверенитетны күпме булдыра аласыз, шулкадәр алыгыз” дигән тарихи сүзләрне әйтте. Мин “билгеле бер килешүгә килергә кирәк” дип җавап бирдем. Аннары безнең арада 4 ел буена катлаулы эш барды, - дип сөйләде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, әлеге шартнамә республика халкының да үзаңын күтәргән, республика хакимиятенең дөньяга карашын киңәйткән. Шартнамә өстендә актив эш алып бару нәтиҗәсендә үзгәртеп кору еллары Татарстанда Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда шактый тыныч узган.

Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе Марат Галиев исә әлеге шартнамәнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле документ булуына бәя бирде.

- Соңгы 20 ел эчендә шартнамә нигезендә алып барыла торган эшчәнлектә кабатлаулар сизелә. Бу өлкәдә эш алга таба да дәвам итәчәк, тик аны тормышка ашыруның яңа юнәлешләрен эзләргә кирәк. Игътибар итсәгез, соңгы елларда сәясәтчеләр федерализм сүзен кулланмый башлады. Шуңа күрә, галимнәребез федерализмга бәйле фәнни эзләнүләрен киңрәк дәвам итсәләр яхшы булыр иде. Кызганыч каршы, хәзергә бу өлкәдә андый эшләр юк диярлек, - дип саный депутат.

 Чарада катнашучыларның барысы да 1994 елда төзелгән шартнамәнең мөһимлеген ассызыклады. 2007 елда Россия һәм Татарстан арасындагы икенче шундый шартнамәнең федераль закон буларак кабул ителүен исә чарада катнашучылар тагын да зуррак дәрәҗә дип бәяләде.
Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: