суббота, 8 февраля 2014 г.

Татар Шигъри Слэм яшьләрне бер мәйданга җыя

    Татар Шигъри Слэм яшьләрне бер мәйданга җыя
Икенче тапкыр узучы Татар Шигъри Слэм быел да туган телгә багышлана. 13 февраль көнне (18:00сәгатьтә) Казан үзәгендәге “Театральное” кафесында узачак бәйгедә катнашырга дистәдән артык кеше теләк белдергән.

Слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Бездә әлегә популярлаша гына барган формат, чит илләрдә инде күптәннән үзенең киң аудиториясен булдырган, ди чараны оештыручыларның берсе Гүзәл Низамова. “Монда шигырьләрнең мәгънәсе, сыйфаты гына түгел, ә аларны тамашачыга җиткерү осталыгы да исәпкә алына. Һәр конкурсантка чыгыш ясар өчен бер генә минут бирелә. Шул минуттан күбрәк сөйләсә, баллары киметелә”, дип сөйләде Гүзәл. Үз фикереңне җиткергәндә реквизит яки ярдәмчеләрдән дә файдаланырга мөмкин. Чыгыш үзенчәлеклерәк булган саен, җиңү мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк. Ике этаптан торган бәйге җиңүчеләрен чарага килгән тамашачы билгели. Икенче этапка узганнарга исә 3 минут эчендә ярдәмчесез, реквизит кулланмыйча чыгыш ясарга тиеш була. Җиңүчегә истәлекле кубок һәм залдагы тамашачыдан акча җыеп бирелә.

Слэм 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла. Шигъри-музыкаль кичәләр башкалабызда аз оештырылу сәбәпле, әлеге заманча кичә кунакларга, яшь талантларга үтә дә кызыклы дип белдерә оештыручылар.

Күңел җылысы белән сугарылган татар чарасын оештыруга “Идел” яшьләр үзәге дә ярдәм итә. 13 февральдә узачак чарада “Иделем акчарлагы” җыентыгын тәкъдим итү дә булачак. Шулай ук халык шагыйре Фәнис Яруллинның томлыкларын сату да оештырыла, дип белдерә “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Шигъри формада узучы проект әлегә шәһәр күләмендә оештырыла. Чараны оештыручылар белдергәнчә, киләчәктә алар Татар Шигъри Слэмын республика күләмендә дә үткәрергә өметләнәләр. Чөнки талантлы, үз фикерләрен шигъри форма аша әйтеп сала торган яшьләребез Татарстанның башка шәһәр һәм авылларында да яши бит.

Вакытыгызны күңелле һәм үзенчәлекле итеп уздырырга теләсәгез, шигырь кичәсенә сез дә килә аласыз.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: