воскресенье, 22 июня 2014 г.

Рөстәм Миңнеханов: Чын мәйдан спорт һәм мәдәниятне берләштерә!

Мирный бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуйга халык шулкадәр күп җыелган иде ки, берничә километрга сузылган “бөке”ләр аша бәйрәм мәйданына барып җиткәнче якынча ике сәгать вакыт узды.  Шулай да, әлеге транспорт тыгылышында “утыручы”ларның кәефе шактый яхшы иде – күпләр машиналарыннан төшеп, бер-берсен әлеге милли бәйрәм белән котлый башлады хәтта. 
 
Быел Татарстан башкаласында Сабантуй өч мәйданда үтте. Төп мәйдан буларак һәрвакыттагыча Тынычлык бистәсендәге Каенлык сайланды. Быел бирегә халык башка еллар белән чагыштырганда тагын да күбрәк җыелган иде ахрысы. Шулай булмаса, Сабантуй җиренә баручы машиналардан торган “бөке” республика клиник хастаханәсенә җитәр-җитмәс үк башланмас иде, мөгаен...
 
Бирегә кадәр машинабыз шактый тиз җилдерсә дә, аннары Сабантуй мәйданына кереп җитәр өчен әлеге транспорт тыгылышында тагын ике сәгать утырырга туры килде. Алдагы машиналарны узам димә – ике метр саен полиция хезмәткәрләре басып тора. Өстәвенә, машинаңны да теләсә кайсы җирдә калдырырга ярамый. Аларны “җыю” өчен Сабантуй мәйданына эвакуаторлар махсус китергәннәр.
 
Аның каравы, “бөке”дә вакытны сабыр гына уздырсаң, Сабантуй мәйданы янына ук кереп туктарга мөмкин. Башка еллардагы кебек берничә километр җәяү барырга кирәк түгел. Быелгы Сабантуйның төп өстенлеге менә шул, дигән нәтиҗәгә килдем. 
 
Кагыйдә буларак, Казан Сабантуеның бер елны да мәртәбәле кунаклар катнашыннан башка узганы юк. 2014 ел шулай ук чыгарма түгел. Быел Тынычлык бистәсендәге Сабантуйга Россиянең куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев, Истанбул шәһәре башлыгы Кадир Топбаш һәм Куркынычсызлык мәсьәләләре белән шөгыльләнүче вәкилләрнең бишенче халыкара очрашуында катнашкан 61 ил вәкилләре дә рәхим итте. Казан халкын исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинда катнаштылар.
 
– Бу Сабантуй сездә бары тик күңелле тәэсирләр генә калдырсын. Чын мәйдан менә шундый булырга тиеш: спорт, мәдәният һәм дуслык кушылмасы! – дип мөрәҗәгать итте Президент Казан сабантуена килгән халыкка.
 
Николай Патрушев исә бу үзенчәлекле бәйрәмне ошатуы турында әйтте. 
 
– Сабантуйда күргәннәрем мине чын мәгънәсендә таң калдырды, - дип белдерде ул үзенең чыгышында.
 
Шунысы кызыклы, Сабантуйда татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә шактый күп иде. Мин алардан әлеге милли бәйрәм турындагы уй-фикерләрен сораштым.
 
– Татар милләтендә Сабантуй кебек үзенчәлекле бәйрәм булу шаккатыра. Ә иң мөһиме, алар бу чараны түземсезләнеп көтеп ала, әзерләнә. Аннары исә көне буе бәйрәм итә, күңел ача. Безнең милләт тә милли бәйрәмнәргә бай анысы, тик алар халыкта әллә ни зур кызыксыну уята дип әйтә алмыйм. Ә Сабантуйның төп атмосферасын исә татарлар үзләре булдыра. Минемчә, бу уникаль күренеш, - дип белдерде безгә Түбән Новгород шәһәреннән кунакка килгән Светлана Семенова
 
Инга Иванова исә – Удмурт республикасыннан. Ул шулай ук Казандагы туганнарына Сабантуй бәйрәменә бару өчен махсус кунакка килгән.
 
– Ике ел элек бу бәйрәмгә мин ялгыш кына килеп эләктем. Биредәге туганнарым татар бәйрәме күрсәтәбез дип алып барган иде. Шулкадәр ошаттым ки, быел тагын килергә уйладым. Татарларга афәрин, - дип белдерде ул “Intertat.ru” газетасына.
 
Сабантуйга килгән халык исә төп мәйданда уздырылган ярышлар белән хозурланып кына калмады, ә аларда үзләре дә катнашты. Теләге булганнар исә татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы концертны карап хушланды. 
 
Мин Сабантуйдан кичке  15:00дә генә кайтып киттем. Ә халык исә кайту ягына түгел, ә һаман да Сабантуй мәйданына таба агыла калды...
 







фото: Ринат Нәҗметдинов

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: