вторник, 10 июня 2014 г.

Татар бакчалары ачылсын!

Быел газета битләрендә «Чаллы шәһәрендә – дистәгә якын, Казанда утызга якын яңа балалар бакчасы ачылачак» дигән мәгълүмат чыккан иде. Яхшы хәбәрләр, бер караганда, ләкин ул яңа бакчаларда күз буяу өчен бер татар төркеме ачып куялар да, шуның белән эшләре бетә. Ул урыс бакчаларындагы татар төркемнәре шундагы ук урыс төркемнәреннән бер нәрсә белән дә аерылмый, диярлек. Әйтик, Яңа ел бәйрәмен татар төркемнәрендә татарча сөйләшүче Кыш бабай үткәрергә тиеш дип тә санамыйлар хәтта. Ә яңа ачылачак балалар бакчаларының берәрсен булса да тулысынча татар бакчасы итү турында уйлаучы да юк. Чөнки дәүләт туган телне саклауны гаиләгә йөкләүне алга сөрә. Әмма хәзер шәһәрләрдә гаиләдә татарча сөйләшкән ата-аналарның балалары да урыс теллегә әйләнеп бетеп бара бит.
Шулай да, былтыр мин балалар бакчалары турында бер-ике материал язып дәүләт органнарына һәм газеталарга җибәргәч, Чаллыда уңай үзгәрешләр булып алды. Әйтик, бакчаларга татар телен өйрәнгән белгечләрне җыйдылар, яңа татар төркемнәре ачтылар һәм башкалар. Күрәсең, мәгариф министры Энгель Фәттаховтан, Чаллы хакиме Васил Шәйхразиевтан күрсәтмәләр булгандыр. Милләтне, туган телне саклауга битараф түрәләрне (ә андыйлар хакимияттә күпчелек) өстән административ басым ясау юлы белән генә милләткә эшләтергә мөмкин шул.
Безнең теләк, тагын да кабатлыйм, республика шәһәрләрендә яңа ачылачак бакчаларның кимендә яртысын татар бакчалары итәргә иде!

Комментариев нет: