среда, 23 июля 2014 г.

Казанда Ислам мәдәни үзәге ачылды

21 июльдә Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәге тәкъдим ителде. Үзәк беренче чиратта туган телне, аның мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерүне төп бурыч итеп куя.

Ислам мәдәни үзәген тәкъдим итү Казанның Мәрҗәни мәчетендә оештырылган ифтар ашы белән бергә булды.
Үзәкнең җитәкчесе, Казан мөхтәсибе һәм Мәрҗәни мәчете имамы Мансур Җәләлетдин сүзләренчә, бүгенге көндә мондый мәркәзләрнең саны күп булса да, Мәрҗәни мәчете каршында оештырылган Ислам мәдәни мәркәзе башкалардан үзенең киң юнәлешле булуы белән аерылып тора.
"Бүгенге көндә без татар телен саклап калу, татар телен балаларыбызга өйрәтү, үзебезнең тарихыбызны белү, аны тарату һәм шулай ук Ислам дине нигезләрен, Хәнәфи мәзхәбен киңрәк җәелдерүне максат итеп алабыз.
Бүгенге көндә, әлбәттә, дин дәүләттән аерым булгач финанслар кайдан килергә тиеш? Безгә әлеге финансларны үзебезгә эшләп табаарга кирәк. Бик күп илләрдә вакыф дигән систем бар. Бездә исә бу систем юк. Ислам мәдәни үзәге менә шушы вакыф системын булдырып, аны дәвам итәчәк.
Без, шулай ук, социаль чараларга, ятимнәр белән эшләүгә һәм хәйриячелеккә дә бик зур әһәмият бирәчәкбез", дип белдерде Мәрҗәни мәчете имамы һәм үзәкнең җитәкчесе Мансур Җәләлетдин. http://www.azatliq.org/content/article/25466692.html

Комментариев нет: