четверг, 3 июля 2014 г.

Хөрмәтле Рафис туган! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Сез 25 ел элек дәүләтебез, милләтебез өчен көрәш юлына бастыгыз. Бу данлы һәм авыр юлда  үзегезне ялкынлы милләтпәрвәр итеп таныттыгыз, Кар-яңгыр яусада, чатнаган суык булсада Сез көрәшчеләрнең  беренче сафларында бардыгыз.

Сез үзегезне татар җанлы, фидәкарь, намуслы, тыйнак, кешеләргә игътибарлы, олы шәхес итеп күрсәттегез. Сезнең кебек баһадирлар булганда халкыбызның  киләчәккә ышанычы сүнмәс,  дәүләтебез, милләтебез  үсәчәк  һәм чәчәк атачак. Корыч сәламәтлек, көр күңел, ак бәхетләр һәм озын гомер  телибез! Яшәсен һәм чәчәк атсын бөек һәм бердәм Татар милләте һәм аның Сезнең кебек  батыр уллары!

Хөрмәт белән Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Президиумы.     
Казан 2014 ел о4 июнь.
http://tatar-centr.blogspot.ru/2014/07/blog-post_6213.html

Комментариев нет: