среда, 13 августа 2014 г.

Рәфис Кашапов: "Мин бернинди дә фашист түгел"

Интернетта эшчәнлеге өчен биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов иреккә чыкканнан соң Азатлыкка әңгәмә бирде.
















































































Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов



















































































































































































Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов 8 июль көнне Чаллы прокуратурасына чакырылып, шунда ук мәхкәмә оештырылып, биш тәүлеккә төрмәгә ябылды. Ябылу сәбәпләрен мәхкәмәчеләр Кашаповның интернет эшчәнлеге белән бәйләгән иде. Хәзерге вакытта Рәфис әфәнде иреккә чыгарылды. Булган вакыйгалар уңаеннан аның фикерләрен белештек.
– Рәфис әфәнде, биш тәүлек төрмәдә утырып чыгу шактый уйлануларга, фикерләүгә дә китергәндер. Русия мәхкәмәсе карары белән шушы вакытка ирегегезне чикләүдән нинди нәтиҗә ясадыгыз?
– Мин украиннар сәхифәсендәге “Донбасс” дип язылган һәм свастика төшерелгән сурәтне башка бер сәхифәгә куйган идем. Бу сәхифәгә кырымтатарлар, Казан татарлары, урыслар, украиннар еш керә иде. Мине аларның шушы күренешкә нинди мөнәсәбәт белдерүләре кызыксындырды. Билгеле булганча, бу гамәл өчен мине биш тәүлеккә ябып куйдылар. Асылына төшенсәк, мәсьәлә башкада. Татар теле торган саен кысыла. Мәктәпләребез ябыла. Мәгарифебез бетә. Татарстанның табигый байлыкларын талау, тартып алу күптәннән бара. Мөселманнарны төрмәләргә ябалар, кыйныйлар. Милләтебез авыр хәлгә төште. Мәскәүдән килгән нәкъ шушы басымнарны мин фашизм, Мәскәү фашизмы дип әйтер идем. Минем үземне фашизмда гаеплиләр. Мин бернинди дә фашист түгел. Без бары тик бүген хәрәкәт итә алган татар милли җәмәгатьчелеге, оешмалар татар милләтенең хокукларын яклыйбыз. Без фашист түгел, без татар халкын яратучылар, аның ватанпәрвәрләре.
– Менә сезнең белән бер үк вакытта бер урыс кешесен дә нәкъ сезнеке кебек үк гамәлләр өчен хөкем итәләр. Аңа биш тәүлек түгел, бер тәүлек бирәләр. Бу кеше иреккә чыгарылгач, аның белән элемтәгә кердем, кулга алыну вазгыяте хакында сөйләшергә теләвем хакында белдердем. Ул үзен Саша дип таныштырды. Саша бу тәкъдимгә каршы килмәде, вакытын, урынын билгеләде. Ләкин очрашу урынына килүемә, ул телефоннан шалтыратып, каядыр ашыгыч китүе, сөйләшүне иртәгәгә калдыруны сорады. Шулай килештек. Ләкин “Саша” дигәнебез икенче көнне дә, өченче көнне дә инде сөйләшергә теләмәде, телефонын алмады. Шушы камерадашыгыз хакында да әйтеп китсәгез иде.
– Әйе, үзен Саша дигән бу егет белән безне бер камерага яптылар. Мине мәхкәмә алдыннан да, мәхкәмәдән соң да ФСБ күзәтү астында тотты. Шушы ФСБ тирәсендәге хәлләр белән бәйле булгандыр инде бу күренеш. Ә болай, бер үк гамәл өчен милләтләрне аермыйча, бер төрле төрмә вакыты бирергә тиеш булганнардыр. Ягъни, бу урыска да биш, миңа да биш тәүлек кулга алу булырга тиеш иде. Бәлки бу кеше аша миннән нинди дә булса мәгълүматлар алу максатлары да булгандыр. Чөнки безне беренче көнне кечкенә генә камерага икебезне яптылар. Ә баштарак икебезне дә егерме кешелек камерага япканнар иде. Анда килеп керүгә, мин уенын-чынын кушып, “Менә бу егет урыс “фашисты”, мин татар “фашисты”, ләкин аңа бер, миңа биш тәүлек бирделәр”, дидем. Камерада утыручылар барысы да җыелды, Украинадагы хәлләр, Мәскәүнең бу вазгыятькә, Казан татарларының кырымтатарларга булган мөнәсәбәтләре турында сораша башладылар. Бу камерада ярты сәгатьләп тә сөйләшеп булмады. Чөнки барысы да күзәтү, тыңлау астында бит, әңгәмәләрне өзеп, мине бу камерадан чыгардылар.
– Рәфис әфәнде, билгеле булганча, хәзер Украина-Русия мөнәсәбәтләре хакында сүз чыкканда, гапләшүчеләр ике төркемгә бүленә, кемдер украиннарны яклый, кемдер Путин сәясәтен хуплый. Кызып китү очраклары да билгеле.  Ә менә егермеләп кеше утырган камерада вазгыять ниндирәк иде?
Рәфис КашаповРәфис Кашапов
– Шулай да, сөйләшүләр барышында ике-өч кеше минем украиннарны яклауга ризасызлык белдерде. Мин аларны урыс шовинистлары дип әйтә алмыйм. Алары “Менә Путин кырымтатарларга ирек бирде, уку йортлары ача”, дип минем аңлатуларга каршы килде. Ә мин аларга “Путин кырымтатарларга үз илләрендә, үз өйләрендә төрмә ясады. Мостафа Җәмилевны, Рифат Чубаровны Кырымга кертмиләр, зур штрафлар салалар. Бирегә дә Русия кануннары кертелә, кырымтатарларның теле дә, мәгарифе дә юкка чыгарыла, алар да Казан татарлары кебек кол хәленә төште” дип аңлатып бирдем.
– Сезнең киләчәккә фаразыгыз нинди, алга таба да кулга алулар, милли хәрәкәткә һөҗүмнәр булып торачакмы?
– Мин матбугатны, интернетны  карап барам. Соңгы елларда мөселманнарны да, Чуашстанда да, Мари Илендә дә милләтчеләрне утыртулар бара. Милли хәрәкәт җитәкчеләрен биш, ун көнгә утыртып карыйлар да, халык тавышы ишетелмәсә, дүртәр-бишәр елга утырта башлаячаклар, дип уйлыйм.
– Рәфис әфәнде, менә биш тәүлек утыру барышында кай тарафтан булса да теләктәшлек тойдыгызмы?
– Теләктәшлек нык булды. Украинадан, кырымтатарлардан, беларуслардан, Мәскәүнең төрле сәяси-иҗтимагый оешмаларыннан, үзебезнең мари, удмурт, чуаш, Кавказ халыкларыннан интернеттан, телефоннан СМСлар алып тордым. Дөньяның төрле почмагыннан яклау булды. Бертуганым Нәфис Кашапов Польша башаласында чеченнәр, кырымтатарлар, украиннар, башка милләт вәкилләре белән Русия илчелеге каршында мине яклап акция уздырды. Бу вакыйга да төрле телләрдә җәмәгатьчелеккә таралды. Бу минем өчен зур яклау булды. Аннан соң мин утырган камерага да саләмнәр алып керүчеләр булды. Мәсәлән, утырган ун кешенең ике-өчесе мине белә, таныш, ишетеп белә булып чыкты. Төрле милләт вәкилләре, хәлне аңлыйлар. “Нык торыгыз, бирешмәгез” дигән фикерләрен җиткерергә теләделәр.
– Менә кулга алынучыларны, төрмәләрдә утыручыларны хәзер тендерда җиңүчеләр ашата. Ул яктан зарланырлык түгел идеме?
– Төрмә хуҗалары биргән бер генә ризыкны да мин ашамадым.

Комментариев нет: