воскресенье, 19 октября 2014 г.

Новокуйбышевскида “Туган тел” татар җәмгыяте оештырылуга 5 ел (ФОТО)


Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМАЛЕТДИНОВАның миллимәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңышсызлыклары турында.
Татарсызлык... Татар дөньясында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетергән?
Халыкларның милли-мәдәни байлыкларын саклап калу, үстерү буенча дәүләт биеклегендә махсус программаның, милли сәясәтнең юк булуы, моңа ачык дәлил түгелмени?!
 
Казан ханлыгы бетерелгәч, Мәскәү түрәләре татарларга карата нинди генә пычрак уеннар оештырып җибәрмәгән! Мишәр кенәзе Юсуповны нишләткәннәр? Көчләп чукындырганнар! Чукынмыйсың икән - бөтен байлыгыңны тартып алабыз, дигәннәр. Бай татарларны чиркәүгә алып килгәннәр. Урысның котырынган миссионерлары җәбер-золымнарын эшкә җигеп, татарны шулай эшкәрткәннәр ки, мескеннәр бөтенләй милләтсез җаннарга әйләнеп киткәннәр.
 
Вәт менә ничек иттереп татардан зомби ясап куя торган булганнар. Акылыннан, күңеленнән мөселманлыгын, татарлыгын куып чыгартканнар. Дөрес, яңа чукындырылганнарның кайберәүләре, яшеренеп булса да, ислам диненә тугры булып кала алганнар, гомерләренең соңгы көннәренәчә намаз укуларын өйләрендә дәвам иткәннәр. Чукындырылганнарның балалары, оныклары исә тулысынча христианлыкка күчеп беткәннәр. Державин, Радищев, Карамзин кебек тарихи шәхесләрнең нәсел-нәсәбәләре шушы кимсетүләрнең зур тәгәрмәче аша уздырылмаган дисезме?!
 
Әйе, бу сынаулар - гасырларга сузылган сынаулар... Зур югалтуларга дучар булып та яшәү көчен каян табып аласың, татар?!
 
Тарих томаннарына сыенган татарның сагыш күлләрен кемнәр генә санап бетерә алыр икән? Илаһи Ходаем, бу дөньяның зур алдашуларын, кавымнарыңа кылынган явызлыкларны тиешенчә бәяләсәң иде.
 
Татар дөньясын мәңгелеккә озатып җибәрү турында хыялланып йөрүче җаннар бүген дә әле чыккалап торалар. Жириновский кебегрәк бәндәләр беткәмени? Татарны татарсыз итү сәясәте күптәннән алып барыла, бүген дә ул тукталмаган. Хәер, татарсызлык тоткынлыгыннан качып котыла алган адәмнәр дә юк түгелләр. Хәвефле үлем баткаклыгыннан ычкынып чыгулары, боларның татар дөньясына яңадан кайтып җитүләре ифрат та авыр булган. Ләкин йөзләре ачык, күңелләре киң. Милли дөньябызга яңадан кайтып аяк басулары ничегрәк була икән? Нәкъ шул татарның бүгенгесе, үткәне турында һәм халкыбызга бәйле башка хәлләр хакында Новокуйбышевски шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем белән очрашып сүз куерттык. http://matbugat.ru/news/?id=10474

Комментариев нет: