пятница, 17 октября 2014 г.

Мордовия мәктәпләрендә яулыкны тыю карары мәхкәмәдә каралачак

22 октябрь көнне Мордовия югары мәхкәмәсендә бер төркем мөселманнарның шикаяте каралачак. Алар мәктәптә яулык бәяләүне тыю карарын шикаять иткән.
Яулыклы кызларга басым арта
Яулыклы кызларга басым арта

Быелгы уку елы башланганнан бирле Мордовия мәктәпләрендә укучы мөслимә кызларга яулыкларын салдыру өчен төрле юлларкулланыла. Мәктәп җитәкчеләре моны Мордовия хөкүмәтенең карары белән аңлаталар.
Азатлык элегрәк язганча, 12 майда Мордовия республикасы хөкүмәтенең мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәтенә бәйле карары чыкты һәм анда яулык бәйләүгә каршы да берничә пункт бар иде. Документта әйтелгәнчә, бу таләпләр дәүләт уку йортында социаль һәм дини аермалыкларны юк итү өчен эшләнгән. Карарда язылганча, мәктәптә дини киемнәр, дини билгеләр булган киемнәр, башлыклар тыела һәм, гомумән, тышкы кыяфәт дөньяви стильдә булырга тиешлеге билгеләнгән.
Мордовия мөселманнары әлеге хөкүмәт карары Русия конституциясенә, аерым алганда аның 28нче маддәсенә, ягъни дин иреклегенә каршы килә дип саный. Шул сәбәпле, барлыгы җиде кеше -  Ромодан районыннан Радик Нугаев, Лямберә районыннан Камил Бәдретдинов, Ромодан районыннан Наил Кадеев, Саранскидан Талип Абубәкеров, Саранскидан Тәнзилә Баляева, Лямберә районыннан Гөлназ Рангулова, Ромодан районыннан Рөстәм Кузяев үзләренең балигъ булмаган кызларын кайгыртып карарны мәхкәмәгә шикаять иткән. Алар әлеге карарны өлешчә, аерым алганда баш киеменә бәйле өлеше кануни түгел дип тануны таләп итә. Беренче утырыш 22 октябрьгә билгеләнгән. http://www.azatliq.org/content/article/26642314.html

Комментариев нет: