среда, 15 октября 2014 г.

Алманиядә яшәүче татарлар очрашты (ФОТО)

Алманиядә яшәүче татарлар очрашты (ФОТО)
Биредә көн күрүче татарлар сирәк булса да бер-берләре белән очрашып тора. Шундый бәйрәм кичәләренең берсе октябрь аенда узды.

Франкфуртта узган татар җыенына Алманиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез килгән. Шулай ук аларга Бельгия татарлары да кушылган. Җыр, моң, бию белән үрелеп барган чара күптәнге танышлар, дусларны кабат очраштырды. Чын татар табынын әзерләүдә Разифа Хафизова зур көч куйды, дип хәбәр итәләр Алманиядән.


Мондый очрашулар вакытында яңа татар гаиләләренә нигез дә салына. Бу очрашуда да нәкъ шулай булды. Гөлнур Пурсунның кулын Маркус сорады. Ул кәләшенә татар телендә өйрәнгән мәхәббәт турындагы җырын башкарды һәм саф татарча “Син минем хатыным буласыңмы?” диде. Мондый көтелмәгән күңелле вакыйга Гөлнурны тагы да бәхетлерәк итте...


“Татарлар җыенында һәвәскәр җырчылар белән бергә Татарстаннан килгән сәнгать әһелләре дә катнашты. Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләймановны биредәгеләр зур алкышлар белән каршы алды. Безгә милли аһәңнәр җиткергән, туган ягыбызда кайнар сәлам җибәргән Татарстан Мәдәният министрлыгына рәхмәтебезне җиткерәбез”, -дип хәбәр итә Алманиянең татарлар берлеге рәисе Венера Вәгыйзова.


Татар җыены оештыруга нигез салган Бари Дианов, аның ярдәмчеләре Римма Циммерлинг, Наилә Бетке, Азидә һәм Ильяс Ямбаев һ.б. бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Алманиядә яшәүче татарлар инде бүгеннән үк 20 июнь көнен көтә башлады. Чөнки нәкъ бу көнне биредә Сабан туена җыелачаклар.

Комментариев нет: