вторник, 21 октября 2014 г.

Шахунович: "Европа татарлары альянсы Русиядән бәйсез оешма булырга тиеш"

Гданьскида Европа татарлары альянсының утырышы узды. Польша татарлары оешмасы җитәкчесе, Европада утырып Мәскәүгә буйсыну дөрес түгел һәм шул сәбәпле әлеге альянсның киләчәге юк, дип саный.


                                    Җыенда 16 Европа иленнән вәкил катнашты
Польшада үткән Европа татарлары альянсының утырышы Европа илләрендәге татар оешмаларының тарихи ватаны белән хезмәттәшлегенә багышланган иде. Альянсның рәисе Флүр Шәрипов Азатлыкка әйтүенчә, аның эшендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Литва, Латвия, Эстония, Бельгия, Франция, Германия, Италия, гомумән 16 илдән татар оешмалары вәкилләре катнашкан. Анда каралган мәсьәләләр турында Шәрипов әллә ни күп сөйләмәде.
“Киләсе елны апрельдә корылтай булачак. Шунда альянсның рәисе алмашыначак һәм гомумән аннары җитәкчеләр ел саен алмашынып торачак. Без аны әлифба нигезендә эшләргә булдык. Киләсе елга рәис итеп Б хәрефеннән, яки Бельгиядән вәкил куелачак”, диде ул.
Флүр ШәриповФлүр Шәрипов
Шулай ук Шәрипов күптән түгел альянсның Бельгиядә теркәлү узуын, уставы кабул ителүен әйтте.
“Күп кенә төзәтмәләр кертелде. Шуңа бу эш озакка сузылды”, диде альянсның хәзерге рәисе.
Аның сүзләренчә, утырышта 19-20 июньдә Европа татарлары Сабан туе, 6 июльдә Клайпедада Балтыйк буе Сабан туе оештыру турында сүз булган.
Утырышта башка нинди мәсьәләләр каралганы турында белеп булмады.
“Татар-информ” язуынча, Германиядән Венера Вәгыйзова татарларның үз милли мохитын саклап кала алуы турында бик хисчән чыгыш ясаган, әмма Азатлыкка Вәгыйзова бу хакта сөйләргә теләмәде.
“Әлегә вакытым юк”, диде ул.
Чара узган Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахунович әлеге чарада бернинди мөһим чыгышлар булмады дип саный.
“Анда нигездә Европадагы мигрантлар гына катнашты. Төрле консуллар, шымчылар һәм тагын әллә кемнәр бик күп иде. Бу кайбер кешеләргә ошамады. Альянс Русиядән бәйсез оешма булырга тиеш. Акчаны Мәскәү бирү сәбәпле, альянс алар җырын җырлаячак. Бу алай булырга тиеш түгел.
Анда барысы да авыз ачарга да куркып утырды. Ачык итеп беркем бернәрсә әйтмәде. Кыскасы, лыгырдап утыручылар җыелган иде”, диде ул.
Ержи ШахуновичЕржи Шахунович
Шахунович альянс эшен хәзерге юнәлештә дәвам иткән очракта, аның киләчәге юк дип саный.
“Минемчә, бу альянс бернинди уңышка ирешмичә ахыр чиктә анда кергән илләр акрынлап ул оешмадан китеп бетәчәк. Флүр Шәрипов ул альянста җитәкче булганда бернинди уңышка ирешү булмаячак. Аны тизрәк алмаштырырга кирәк. Ул бит Мәскәү белән тыгыз элемтәдә эшли. Шуннан соң оешманың эшләү юнәлешен үзгәртү зарур. Ничек инде ул Европада утырып Мәскәү кушканны эшләргә мөмкин. Һич аңлашылмый. Брюссельдә утырганнары өчен Мәскәү түләячәкме? Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл”, диде Шахунович.
Ул үз оешмасының әлеге альянс әгъзасы булу-булмавын әйтә алмый.
“Белмим, мин җитәкләгән оешма альянстамы, юкмы - миңа бу хакта әйтүче булмады”, диде ул.
Шәрипов исә Азатлыкка соңгы араларда альянска яңа оешмалар кушылмавын әйтте.  http://www.azatliq.org/content/article/26648544.html

Комментариев нет: